news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан театрларында һәвәскәр коллективлар өчен иҗат лабораторияләре үтә

Татарстан театрларында һәвәскәр коллективлар өчен иҗат лабораторияләре үтә
"Таткультресурс" матбугат үзәге

Камал һәм Кариев театры базаларында һәвәскәр театр коллективлары вәкилләре өчен иҗат лабораторияләре узган.

“Лабораторияләрдә Лаеш, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Арча, Азнакай, Зәй, Кукмара һәм Югары Ослан районнарының һәвәскәр театр коллективларыннан 90нан артык вәкил катнашты”, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге.

Режиссура һәм актерлык осталыгы буенча дәресләрне Камал театры артисты Радик Бариев, спектакльләрнең музыкаль бизәлеше буенча – Фуад Әбүбәкеров алып барган.

Камал театры артисты Артур Шәйдуллин сәхнә хәрәкәте, Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина сөйләм осталыгы буенча тренинглар уздырган.

Кунакларга Кариев театрында «Матур-City» спектакле күрсәтелеп, аның барышында режиссер Ренат Әюпов белән әсәрнең төп сәхнәләре буенча фикер алышынган. Режиссер һәм драматург Рәмис Нәҗмиев үткәргән дәрестә үзешчән театрларның репертуар проблемалары күтәрелгән.

Чираттагы дәрес 31 мартта Тинчурин театрында һәм 5 апрельдә Казан ТЮЗында үтәчәк.

Һәвәскәр театрлар өчен иҗади лабораторияләрне республиканың 11 профессиональ театры үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot