news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан театрларында хатын-кыз җитәкчеләр тенденциясе барлыкка килгән

Республикада биш дәүләт театрын хатын-кыз җитәкли.

Татарстан театрларында хатын-кыз җитәкчеләр тенденциясе барлыкка килгән
Владимир Васильев

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Республика дәүләт театрлары арасында хатын-кызлар җитәкчеләр арткан. Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева моны тенденция буларак билгеләп үтте. Бу хакта ул Кариев театрының 30 еллык юбилей тантанасында коллективны котлаганда әйтте.

  • Гүзәл Сәгыйтова Кариев театры директоры итеп яңа театр сезоны ачылыр алдыннан билгеләнде.

“Республикада биш дәүләт театрын хатын-кыз җитәкли”, - диде ул. “Гүзәл Римзил кызын саклагыз. Сез аның белән гүзәл театр төзерсез”, - диде Фәридә Исмәгыйлева, коллективка мөрәҗәгать итеп.

“Театр уен гына түгел. Театр өстендә зур миссия ята. Сез аны спектакльләрдән тукылган спектакль белән үзегез дә әйтеп бирдегез. “Без шундый театр төзербез”, дидегез – сез аны төзерсез дә. Татар яшьләрен театр тамашачысы итеп тәрбияли торган театр төзегез!” – диде Әлмәт театры директоры.

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева биш директор дигәндә үзен, Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева, Чаллы курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова, “Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарованы, Кариев театры Гүзәл Сәгыйтованы күз алдында тота. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100