news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан театрларына “Алтын битлек” Милли театр премиясе бирелмәде

Татарстанның ике театры җиде номинациядә "Алтын битлек" премиясенә дәгъва итте.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан театрларына “Алтын битлек” Милли театр премиясе бирелмәде. Татарстанның ике театры җәмгысы җиде номинациядә “Алтын битлек” Милли театр премиясенә дәгъва итте.

Искәртеп үтәбез, “Алтын битлек” фестиваленә Чаллы дәүләт курчак театры “Сак-сок” спектакле өч номинация буенча тәкъдим ителгән иде. Болар - “Иң яхшы спектакль” (курчак театрлары арасында), “Иң яхшы режиссер эше” (Илгиз Зәйниев), “Иң яхшы рәссам эше” (Алексей Митрофанов) номинацияләре. Казан Яшь тамашачы театрының “Из глубины… (Художник Винсент Ван Гог)” спектакле дүрт номинация буенча “Алтын битлек” Милли театр премиясенә тәкъдим ителде - “Заманча бию/спектакль”, “Балетмейстер/хормейстер эше” (Анна Гарәфиева), “Музыкаль театрда композитор эше” (Эльмир Низамов), “Музыкаль театрда костюмнар буенча рәссам эше” (Лилия Имаметдинова).

Кичә Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театр сәхнәсендә “Алтын битлек” Милли театр премиясе лауреатлары игълан ителде. Премиягә тәкъдим ителгән театрлар бу көнне өч ай көттеләр – старт гыйнвар аенда бирелгән иде. Театр премиясе номинантлары исемлегендә сәхнә сәнгатенең бөтен төрләре һәм жанрлары - балет, мюзикл, драма, курчак театры да бар. Иң яхшысын сайлап алу өчен экспертлар бер сезонга Россиянең йөздән артык шәһәрендә 1000гә якын спектакль карадылар. «Алтын битлек 2017» фестивалендә Россиянең 25 шәһәреннән 74 спектакль күрсәтелде. Быел Милли театр премиясе номинантлар саны белән дә рекорд куйды — 213 режиссер, актер, рәссам, композитор һәм драматург.

Җиңүчеләр 37 номинациядә билгеләнде. Күпчелекне Мәскәү һәм Санкт-Петербург театрлары тәшкил итә.

“Безнең номинациядә социаль проект җиңү яулады. Безнең шушы дәрәҗәле премиянең номинанты булу да зур уңыш. Җиңүләребез дә булыр әле, - ди Чаллы курчак театры директоры Зөһрә Митрофанова. – Без күпме театр тәнкыйтьчесенең, алар “Алтын битлек” экспертлары” түгел, җылы сүзен ишеттек, күпме уңай бәяләмә алдык – безнең өчен шунысы да кыйммәт”.

Мәгълүмат өчен. Башкорт опера һәм балет театрының “Геракл” операсы жюриның махсус премиясенә лаек булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100