news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан театрлары Театр елын Әтнә театры сәхнәсендә ачып җибәрәчәк

Театр кичәсен Камал театры әзерли.

Татарстан театрлары Театр елын Әтнә театры сәхнәсендә ачып җибәрәчәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан театрлары Театр елын Әтнә театры сәхнәсендә ачып җибәрәчәкләр. Бу мәгълүматны Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры директоры Ленур Зәйнуллин раслады. Бүген ул оештыру мәсьәләләре белән Татарстан мәдәният министрлыгына килгән иде.

Тантаналы кичә 13 декабрьгә билгеләнгән.

Театр елы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылыр дип планлаштырыла.

Театр кичәсен Камал театры әзерли. Сценарий авторы һәм режиссеры – Илгиз Зәйниев.

  • Тарихын халык театрыннан башлап исәпли торган Әтнә театры быел үзенең 100 еллыгын бәйрәм итә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән 2011 елда театрга дәүләт статусы бирелә. “Без - Рөстәм Нургалиевич ачкан бердәнбер профессиональ театр, - дип горурлана артистлар. - Президент Рөстәм Миңнеханов театрга дәүләт статусы бирергә кайткач Хәй Вахитның “Җырым табар сине” мюзиклын карады”.
  • Россия Президенты указы белән 2019 ел Театр елы дип билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100