news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан театрлары репертуарына драматург Данил Салихов әйләнеп кайта

23 октябрь көнне Буа дәүләт драма театрында "Бәхетеңне кәҗә сөзсә" комедиясенең премьерасы булачак.

Татарстан театрлары репертуарына драматург Данил Салихов әйләнеп кайта
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Туксанынчы елларда популяр булган драматург Данил Салихов татар сәхнәсенә әйләнеп кайта. Буа театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев драматургның бер комедиясен сәхнәләштерүе турында хәбәр итә.

23 октябрь көнне Буа дәүләт драма театрында "Бәхетеңне кәҗә сөзсә" комедиясенең премьерасы булачак. Спектакльнең яшь чикләве – 16+

“Әлеге комедия Америкага ял итәргә барган ике кешенең маҗаралары турында. Бик мәдәни булып күренергә тырышучы Шүльдри Михайлин - чуаш, ә авыл гыйбаты, мәдәнилекнең ни икәнен дә белмәүче Шәрәпи Шәйдуллин - татар милләтеннән. Бу маҗаралар ни белән тәмамлана – Буа сатира театрының спектаклен карагач белерсез”, - дип яза Буа театры.

Спектакльне ТР халык артисты Раил Садриев үзе чыгара. “Пьеса үзгәртелеп, җиңел генә форматта куела. Театральләштерелгән анекдотлар дияргә мөмкин. Тиз генә уйнап алына торган спектакль-анекдот булачак. Андый формат та кирәк”, - ди ул. Алдарак Раил Садриев Аманулла пьесасы буенча “Әкәмәт кәмит” комедиясен чыгарды.

  • Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов – комедияләр остасы. Туксанынчы елларда Татарстан театрлары тарафыннан шактый куелса да, бүгенге көндә республиканың бер генә театрында да бармый иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100