news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан театрлары җитәкчеләре татар театрлары проблемалары турында фикер алышты

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан брифинг узды.

Татарстан театрлары җитәкчеләре татар театрлары проблемалары турында фикер алышты
архив/Рамиль Гали

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар театрының ике зур проблемасы - кадрлар һәм реклама җитмәү. Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова бу фикерен бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында дәүләт театрларының яңа сезоны ачылу уңаеннан үткәрелгән брифингта әйтте.

Әлеге матбугат конференциясе театрларны танытуның бер мисалы булып торса, кадрлар буенча да эш алып барылуның мисалы буларак, Ирада Әюпова журналистларга Кариев театрының яңа директорын – Гүзәл Сәгыйтованы тәкъдим итте.

Матбугат конференциясендә Камал, Тинчурин, Кариев, Качалов исемендәге һәм Әлмәт драма театрлары, Җәлил исемендәге опера һәм балет театры һәм Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы вәкилләре катнашты. Катнашучылар журналистларны яңа сезон тамашачыга тәкъдим ителәсе премьералар турында яңалыклар белән таныштырдылар.

Татар театрларының иң яшь директоры Гүзәл Сәгыйтова театр сыйфатлы контент тәкъдим итсә, “сарафан радиосы” белән дә тамашачыны күпмедер дәрәҗәдә җәлеп итеп була дип саный. “Әмма Кариев театрына реклама җитми, безнең бу юнәлештә эшлисебез бар әле”, - диде ул.

Гүзәл Сәгыйтова драматургия проблемаларын да искәртеп узды.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов та тамашачыга сыйфатлы продукция тәкъдим итү кирәклегенә басым ясады. “Реклама мәсьәләсендә дә арттырып җибәрергә ярамый. Күрсәтер әйбер кирәк”, - диде.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов үзләренә Казанда конкуренция җитмәвен әйтеп, театрларны активрак эшләргә чакырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100