news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан театрлары федераль акчага быел 34 спектакль чыгара һәм ике автобус алачак

«Кече ватан мәдәнияте» һәм «Театр – балаларга» проектлары 2020 елда да дәвам итә.

Татарстан театрлары федераль акчага быел 34 спектакль чыгара һәм ике автобус алачак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан театрлары «Кече ватан мәдәнияте» һәм «Театр — балаларга» проектлары кысаларында 2020 елда 34 спектакль чыгарачак, Минзәлә татар дәүләт драма театрына һәм Чаллы курчак театрына автобуслар алыначак. «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлеге бүген проектның өч ел эчендәге эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм алдагы планнарын билгеләде.

«Кече ватан мәдәнияте» һәм «Театр — балаларга» проектына Татарстанның 12 театры катнаша. Партия проекты инде өч ел барды. Ул быел да дәвам итә һәм без аның киләсе елда да булачагына өметләнәбез», — диде проектның кураторы, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова.

«Мәдәният сәясәтнең кысылуын яратмый. Безең партия республикада мәдәният тармагында уртак тел таба алды. Без сәнгать советы да түгел, театрларга киңәшләр дә бирмибез, ә театрларга финанс ягыннан булышырга тырышабыз, алга таба да хезмәттәшлек итәрбез дип уйлыйбыз. Без илнең милли проектларына партия иңен куябыз», — диде «Бердәм Россия» партиясенең региональ бүлек рәисе урынбасары Римма Ратникова.

«2020 елда „Кече ватан мәдәнияте“ проекты кысаларында 21, „Театр — балаларга“ партия проекты кысаларында 13 спектакль чыгарылачак һәм Минзәлә драма театры белән Чаллы дәүләт курчак театрына автобус алыначак. Безнең милли проект буенча Чаллы курчак театрында ремонт та каралган», — диде ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Ул 2020 елда ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәлүе уңаеннан, театрларыбыз бу зур даталардан читтә калмавына ышаныч белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot