news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан театрлары Чечен Республикасы белән мәдәни багланышлар урнаштыра

Хәзерге вакытта Грозныйда Камал театрының Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Әтәч менгән читәнгә" спектакле бара.

Татарстан театрлары Чечен Республикасы белән мәдәни багланышлар урнаштыра
Рузилә Мөхәммәтова

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Киләсе елга "Нәүрүз" форумында Чечен милли театры катнашырга мөмкин. Бу хакта Камал театры директоры Илфир Якупов "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

  • Хәзерге вакытта Грозныйда Камал театрының Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган "Әтәч кменгән читәнгә" спектакле бара. Спектакль Чечня Республикасында узучы "Федерация" милли театрлар фестивале кысаларында бара.

"Киләчәктә биредә гастрольләр дә оештырырга мөмкин булыр. Хәзер әле иртәрәктер. Киләсе елга без Чечен милли театрын "Нәүрүз" халыкара театр форумына чакырдык. Килсеннәр, күрсеннәр. Аларның бит безгә театр белән килгәннәре юк. Бәлки, гастрольләр белән дә килерләр", - диде Илфир Якупов.

"Бик кыенлыклар күргән халыкны театрга йөрергә өйрәтергә кирәк. Театр фестивальләре күбрәк булса, тамашачы аларга ияләндереп булыр. Безгә фестивальгә килү элемтәләр урнаштырырга булыша. Алга таба гастрольләр дә булыр", - ди ул.

"Милли театрларны җыйган мондый фестиваль кирәк. Милли телдә уйный торган театрлар үлә дип тә сөйләүчеләр дә бар. Милли театрлар бергә җыелгач, алар ныгый, үсә", - диде Илфир Якупов.

  • Иртәгә Грозныйның Нурадилов исемендәге Чечен театры сәхнәсендә Әлмәт театры Мольер буенча куелган "Әҗәлгә дару бар диләр" спектаклен күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100