Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Театр әһелләре берлеге гранты ияләре билгеле
Татарстан Театр әһелләре берлеге грантының гомуми суммасы – 1 миллион 100 мең сум.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Театр әһелләре берлегенең яңа театр сезоны өчен бүленгән грант акчасына быел ике татар һәм бер рус телендә спектакль куелачак. Быелгы грантлар Чаллы татар дәүләт драма театрына, Чаллы дәүләт курчак театрына һәм Казан Яшь тамашачы театрына бирелә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина хәбәр итте.
“Безнең грант Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев тырышлыгы белән барлыкка килде. Дөрес, аның суммасы артык зур түгел. Нибары 1 миллион 100 мең сум. Быел Чаллы дәүләт театры – 650 мең сум, Чаллы дәүләт курчак театры 150 мең сум ала. Казан яшь тамашачы театрының бик кызыклы заявкасы бар иде. Алар 300 мең сум алды”, – диде ул.
Әлеге грант хисабына куеласы спектакль сезон азагына кадәр сәхнәләштерелеп бетәргә тиеш.
Чаллы театры директоры Рашат Фәйзрахманов әлеге грантның яшьләр темасына багышланган “Кисель ярларында” (“На кисельном берегу”) спектаклен кую өчен бирелгәнлеген әйтте. Спектакльне быел Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган Олег Кинҗәгулов куя. “Акча декабрь аенда килә дип көтәбез, февральдә спектакльне чыгарачакбыз”, – диде ул.
Пьеса авторы – яшь драматург Ангизә Ишбулдина. Аның пьесасы Россия Федерациясе театр әһелләре берлегенең Заманча сәнгатьне үстерү фонды белән берлектә оештырылган конкурс нәтиҗәләре буенча 2016 елның иң яхшы биш пьесасы арасына кергән.
Чаллы курчак театры Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятен чыгарырга җыена. Спектакльне режиссер Гөлназ Нуретдинова куя. Грантның суммасы нибары 150 мең сум. "Без "Алтын битлек"кә барган "Сак-сок"ны да шундай акчага чыгара алдык. Монысын да чыгарырбыз", ди Гөлназ. Спектакль татар телендә булачак, Г.Тукайның туган көненә әзерләнеп бетәр дип планлаштырыла.
Казан Яшь тамашачы театры 300 мең сум грант акчасына А.С.Пушкинның "Выстрел" хикәясен сәхнәләштерергә җыена. Спектакльне сәхнәгә театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов чыгара, үзе сәхнәләштерә. Спектакль мәктәп укучылары өчен куела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз