news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Театр әһелләре берлеге 4 театрга спектакль кую өчен акча бирә

Татарстан Театр әһелләре берлеге 4 театрга спектакль кую өчен акча бирә
фото: "Татар-информ"/архив

Татарстан Театр әһелләре берлеге 4 театрга 2025 елда спектакль кую өчен финанс ярдәме күрсәтә. «Әлеге акчалар дәүләти, муниципаль һәм хосусый профессиональ театрларга бирелә ала. Быел Берлеккә 10 гариза кергән иде», – дип хәбәр итә Татарстан Театр әһелләре берлеге.

Минзәлә татар дәүләт драма театрына «Бабамның бабасы» спектаклен кую өчен 300 000 сум акча бирелә. Чаллы татар дәүләт драма театрына «Далада буран» спектакле өчен 500 000 сум бирелә. «Сдвиг» Казан камерный театрына «Трамвай желаний» спектаклен чыгарырга 200 000 сум акча белән ярдәм күрсәтелә. «Либерта» яңа драма театрына Гоголь әсәрләре буенча «Сострадание Live» спектаклен куярга 200 000 сум тәгаенләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot