news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан тавыш бирү күрсәткече буенча Россиянең Европа өлешендә беренче бара

Россия буенча гомумән караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Россиянең Европа өлешендәге төбәкләр арасында бүген көндезге сәгать 12гә тавыш бирүчеләр күрсәткече буенча Татарстан алда бара. Республиканың күрсәткече 38,47 процентны тәшкил итә, дип яза РИА Новости.
 
2012 елдагы сайлауларда Татарстанның күрсәткече шул ук сәгатькә 35,45 процент иде.
 
Быел РФ Президенты сайлауларында шулай ук Мордовия (37,9 процент), Брянск өлкәсе (33,51 процент) халкы да актив катнаша.
 
Россия буенча гомумән алганда, РФ Үзәк сайлау комиссиясе 14.00 сәгатькә игълан иткән мәгълүматларга караганда, 12 сәгатькә илдә тавыш бирүчеләр күрсәткече 34,72 процентка тиң иде. Соңрак Үзәк сайлау комиссиясенең Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, 17.11 сәгатькә ил буенча тавыш бирүчеләр 51,9 процентка җиткән. Хәзер анда әлеге мәгълүмат өч минут саен яңарып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot