Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан татар теленнән 31 дәреслекне федераль исемлеккә кертергә тәкъдим итте
Татарстан татар теле һәм әдәбиятыннан тагын 31 дәреслекне федераль исемлеккә кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
«Яңа дәреслекләр һәм уку әсбаплары булдыру эше дәвам итә. Быел тагын 31 дәреслек федераль исемлеккә кертү өчен федераль фәнни-методик советка карауга кертелер дип өметләнәбез», – дип сөйләде ул.
Поминов сүзләренчә, мәктәпләргә ел саен 1-11 сыйныф укучылары өчен дәреслекләр китерелә. Узган елда РФ Мәгариф министрлыгына татар теле һәм әдәбиятыннан 26 яңа буын дәреслеге җибәрелгән.
«Экспертлар дәреслекләргә уңай бәяләмә бирде. Шулай итеп, хәзерге вакытта дәреслекләрнең федераль исемлегенә Татарстаннан тәкъдим ителгән 86 дәреслек кергән», – дип ассызыклады ул.
Республика мәктәпләрендә биш телдә – рус, татар, чуваш, удмурт, мари телләрендә белем һәм тәрбия бирү оештырылган. Шулай ук мәктәпләрдә сигез тел өйрәнелә, дип билгеләде Поминов.
Татарстанда барлыгы 1,4 меңнән артык мәктәп эшли, аларда 510 меңнән артык бала белем ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз