news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Ташкентта «WorldBuild-2018» XIX Халыкара күргәзмәсендә тәкъдим ителде

28 февральдән алып 2 мартка кадәр Ташкентта илкүләм күргәзмә уза.

(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). 28 февральдән алып 2 мартка кадәр Ташкентта илкүләм күргәзмә үзәгендә Үзбәкстан, Россия, Казахстан, Азербайҗан, Төркия, Кытай һ.б. илләрнең компанияләре катнашында XIX Халыкара күргәзмә үткәрелә. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның җиде җитештерүче компаниясе төзелеш җилемнәре, сыек кадаклар, порошоксыман буяу, полиэтилен эшләнмәләр һәм торбалар, комплектлаучы эшләнмәләр, монтаж күбекләре, коры төзелеш катнашмалары, төрле обойлар өчен җилемнәр, югары сыйфатлы фотообойлар, төрле картиналар һ.б. тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100