news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан тармакларда хезмәт хаклары буенча лидерлар арасында

Татарстан югары хезмәт хакы түләнә торган тармакларда иң югары хезмәт хаклы Россия төбәкләре рейтингында 28 нче урынны алды. Республикада химия сәнәгате хезмәткәрләре уртача 109 мең сум акча эшли. Бу хакта РИА Новости тикшеренүләре нәтиҗәләре сөйли.

Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Татарстан рейтингта беренче урынны алды. Идел буе федераль округында икенче урында Марий Эл Республикасы, өчлекне Оренбург өлкәсе йомгаклады.

Федераль рейтингта Сахалин өлкәсе алда бара, анда файдалы казылмаларны чыгару һәм газ өлкәсе хезмәткәрләре уртача 317 мең сум акча эшли. Икенче урында Мәскәү (финанс хезмәтләре, 302 мең сум), өчлекне ЯНАО (нефть һәм газ чыгару, 244 мең сум) төгәлли.

Тикшеренүдә Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләре буенча мәгълүматлар исәпкә алынмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100