Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан тарихчылары Чиләбе өлкәсендә татарлар нигез салган Варна авылы белән танышкан
Тарихчылар авылдан 3,5 километр ераклыкта урнашкан «Аксак Тимер манарасы» дип аталган борынгы төрбәне дә барып күргәннәр.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре 12 октябрьдә Чиләбе өлкәсендә татарлар нигез салган Варна авылы белән танышкан.
«Кичә без Варнада 2 түгәрәк өстәл утырышы үткәрдек. Беренчесендә Алтын Урда оешуга багышланган чыгышлар, докладлар ясадык, ә икенчесендә Алтын Урдада төрбәләр каян барлыкка килүе турында фикер алыштык. Дискуссиядә Чиләбе, Уфа галимнәре дә катнашты. Варна авылына татарлар нигез салган. Безнең өчен шуның белән әһәмиятле», – диде Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Бүгенге көндә Варнада 10 меңнән артык кеше яши. Халыкның дүрттән бере – татарлар. Илнур Миргалиев авылда мәчет барлыгын, мәчеткә күбрәк татар яшьләре йөрүен әйтте.
«Безне мәдәният йортында милли костюмнардан киенгән милләттәшләр җыр-моң белән каршы алдылар. Гомумән, Варнада татар мохите барлыгы сизелде. Өлкән буын татарча әдәби телдә матур сөйләшә, тик яшьләр татарча сөйләшергә күнекмәгән. Яшьләрнең татарча сөйләшмәве гомуми тенденция инде», – диде Илнур Миргалиев.
Тарихчылар авылдан 3,5 километр ераклыкта урнашкан «Аксак Тимер манарасы» дип аталган борынгы төрбәне дә барып күргәннәр. XIV-XV гасырлардан калган бина археология һәйкәле буларак саклана.
XIX гасыр азагында Петербург университеты профессоры Эдуард Петри төрбәдә казу эшләре үткәргән. Галим анда хатын-кыз җәсәде, ефәк тукыма калдыгы, ике алтын йөзек һәм сорау билгесе формасында эшләнгән ике колак алкасы тапкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз