news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан тарихында беренче тапкыр «Мари сигезлесе» Бөтенроссия этнофестивале уза

Этнофестивальдә Башкортстан, Удмуртия, Мари Эл, Татарстан Республикалары, Свердловск, Киров өлкәләре, Мәскәү шәһәреннән килгән делегацияләр катнаша.

Татарстан тарихында беренче тапкыр «Мари сигезлесе» Бөтенроссия этнофестивале уза
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 июльдә, Менделеевск районының Илнәт авылында «Мари сигезлесе» Бөтенроссия этнофестивале узачак.

Әлеге этнофестиваль Татарстанда әле беренче тапкыр үткәрелә. Төбәктә бу проектка тиңдәшләр юк. Ул мари халкының милли-мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән. Аның Татарстан өчен дә әһәмияте зур. Чөнки фестиваль күпмилләтле республиканың мирасы белән танышырга мөмкинлек бирә.

Этнофестивальдә Башкортстан, Удмуртия, Мари Эл, Татарстан республикалары, Свердловск һәм Киров өлкәләре, Мәскәү шәһәреннән килгән делегацияләр катнашачак.

  • Бәйрәмнең программасы иҗат коллективлары чыгышын, йолалар үткәрүне үз эченә ала. «Мари сигезлесе» биюен бергәләп башкару аның иң югары ноктасы булачак. Этнофестиваль мари халкының традицион мәдәниятен саклауга теләктәшлек белдерү һәм аның үзенчәлеген күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot