news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан тарихчылары Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә йөзләрчә кабер ташын өйрәнгән

“Мондагы галимнәр татар тарихына кагылмаска тырыша”, - диде тарихчы Альберт Борһанов.

Татарстан тарихчылары Чиләбе һәм Курган өлкәләрендә йөзләрчә кабер ташын өйрәнгән
архив/Ильнар Тухбатов, архив/Султан Исхаков

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 12 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Татарстан тарихчылары Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә булып, йөзләрчә татар каберлеген өйрәнгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы оештырган матбугат конференциясендә Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе, РФ ХТФА академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов  әйтте.

“Экспедиция вакытында 200дән артык кабер ташының үлчәмен алдык, тарихи архитектура объектлары, татарларның тормышы белән таныштык, ике меңнән артык фото һәм биш сәгатьлек кино төшердек”, - диде Альберт Борһанов.

Галим фикеренчә, Татарстан тарихчыларының әле Чиләбе һәм Курган өлкәсенең районнарына килгәне юк. “Мондагы галимнәр татар тарихына кагылмаска тырыша”, - диде ул.

Тарихчы авыл тарихын өйрәнү юнәлешләрен дә әйтте. “Елгалар, таулар янында кеше яшәгән урыннар. Аннан соң, зиратларны өйрәнү. Соңгысы – архитектур һәйкәлләрне барлау”, - ди ул.

Экспедиция Чиләбе өлкәсенең Кунашак һәм Кызыл Армия районнарында, Курган өлкәсенең Шатровск, Шадринск, Целинный, Звениголовск, Куртамыш, Әлмән һәм Сафакүл районнарында булган.

  • Экспедицияне Бөтендөнья татар конгрессының “Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” оештырган. Аның максаты – Россиядәге бөтен татар авылларының тарихын язу.

Альберт Борһанов киләсе елның октябрь аенда Сафакүл районының 95 еллыгына багышланган конференция үтәчәген дә әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100