news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстан. Тарих. Шәхесләр» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

«Табиблар кешенең тәнен дәвалый, язучылар кешенең җанын дәвалый», - ди «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«Татарстан. Тарих. Шәхесләр» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды
Солтан Исхаков

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген «Казан утлары» журналы редакциясе оештырган «Татарстан. Тарих. Шәхесләр» әдәби очерклар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйге очерк жанрын үстерү, рухи кыйммәтләрне, патриотизм хисләрен пропагандалау, Республикабызда телләрне саклау, үстерү, яңа авторларны табу максатыннан оештырылган. Ул Татарстанның Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Беренче урынга Казан шәһәреннән «Кая әле, үзем!» әсәре белән Риман Гыйлемханов лаеклы булды. Икенче урынны Яңа Чишмә районыннан «Кайтаваз булып кайту» әсәре белән Лилия Фәттахова алды. Өченче урында Ял Чаллы шәһәреннән «Кайнатам Габдулла ядкәре» әсәре белән Роза Хәбибуллина җиңү яулады.

Кызыксындыру премияләренә Казан шәһәреннән «Рәсемле язмыш» әсәре белән Гөлинә Гыймадова, Актаныш районыннан Зәлифә Әхмәтгалиеваның «Нәселемнең мин бер тәрәзәсе» һәм Төркиядән «Ике әни» әсәре белән Айзирә Гәрәева-Акчура ия булды.

«Татарстан. Тарих. Шәхесләр» очерклар бәйгесендә беренче урын яулаган кешегә унбиш мең, икенче урынга ия булучыга ун мең, өченче урында җиңү яулаучыга җиде мең сум премия бирелә. Шулай ук тагын өч кызыксындыру премиясе дә бар. Әлеге премиянең һәрберсе өч мең сум», — ди оештыручылар.

«Язучылар белән табиблар бер үк хезмәтне башкара. Табиблар кешенең тәнен дәвалый, язучылар кешенең җанын дәвалый», — ди «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

«ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Казан утлары» журналы нәкъ менә очерклар бәйгесе тәкъдим итте. Матур, резонанслы әсәрләр чыгып тора, ә очерклар сирәгәя. «Казан утлары»ның моңа игътибар итүе саваплы», — ди Татарстан Министрлар Кабинеты аппаратының Мәдәният һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Рүзәл Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100