news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Тарих институтының Кырым фәнни үзәге Исмәгыйль Гаспринский җыентыгын нәшер итте

Бу хезмәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс ярдәме белән дөнья күрде.

(Казан, 2 гыйнвар, "Татар-информ"). Кырымда күптән түгел рус телендә "Полное собрание сочинений Исмаила Гаспринского" сериясендәге китапларның беренче томы тәкъдим ителде. Бу җыентык Татарстан Фәннәр академиясе Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырым фәнни үзәге тарафыннан әзерләнгән, дип хәбәр ителә Тарих институтының рәсми сайтында.

"Исмәгыйль Гаспринский әсәрләренең тулы җыентыгын нәшер итәргә Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов тәкъдим итте. Бу хезмәт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов финанс ярдәме белән дөнья күрде", - дип искәртә Тарих институтының Кырым фәнни үзәге җитәкчесе Эрнест Сейдаметов. Китапта мәгърифәтченең аерым брошюраларда басылып чыккан рус телендә язылган әдәби хезмәтләре, рус теленә тәрҗемә ителгән гарәп графикалы “Тәрҗеман” газеты битләрендә һәм аның кушымтасы "Иләве-и Тәрҗеман"да чыккан әсәрләр урын алган.

Хәзерге вакытка әлеге җыентык мәгърифәтче иҗади мирасының иң тулы басмасы булып санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100