Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025 елда меңгә якын карар кабул иткән
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2025 елда 995 карар кабул иткән. Ел дәвамында 73 утырыш узган. Анда икътисадның төрле өлкәләрендәге тарифлар турында фикер алышынган. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Карарлар тугыз төрле юнәлешкә кагылган: электр энергетикасы, газ белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, технологик тоташтыру, су белән тәэмин итү һәм суларны агызу, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, җитештерү булмаган өлкә, транспорт һәм социаль тармак.
«2025 елда Тарифлар буенча дәүләт комитетының эше республикада коммуналь инфраструктураны баланслы үстерүгә юнәлтелде. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү һәм җайга салына торган оешмаларның җиһазларын яңарту өчен шартлар булдыру һәм халык өчен коммуналь хезмәтләр бәяләрен кулай итүгә аерым игътибар бирелде», – дип билгеләп үтте комитет рәисе Ренат Гайнетдинов.
2026 елда халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртуны һәм хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуны дәвам итәчәкбез, дип ышандырдылар комитетта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз