news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан таможнясы башлыгының беренче урынбасары итеп Рөстәм Әхмәровны билгеләделәр

Татарстан таможнясы башлыгының беренче урынбасары итеп Рөстәм Әхмәровны билгеләделәр

Бүген Федераль таможня хезмәте боерыгы белән Татарстан таможнясы башлыгының беренче урынбасары итеп Рөстәм Әхмәров билгеләнде.

Рөстәм Әхмәров 1982 елның 12 мартында Ульяновск өлкәсендә туган. Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган.

Таможня органнарында 2005 елдан бирле эшли. Хезмәт юлын Казан аэропортында таможня инспекторы вазифасыннан башлый. 2011 елда Татарстан таможнясының инспекторлык һәм хокук бозуларны профилактикалау бүлеге җитәкчесе була, ә 2022 елдан – Татарстан таможнясы җитәкчесе урынбарасы.

Таможня хезмәте полковнигы исеменә ия. Намуслы хезмәте өчен ведомство бүләкләренә: III, II дәрәҗә «Таможня органнарында хезмәт иткән өчен», «Федераль таможня хезмәтенә 25 ел» медальләренә, «Таможня хезмәте отличнигы» күкрәк билгесенә лаек була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100