Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан таможнясының һәрбер хезмәткәре федераль казнага 32,5 миллион сум күләмендә акча китергән
26 гыйнвар — Халыкара таможня хезмәткәрләре көне
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан таможнясы хезмәтләре, узган ел сораштырулары нәтиҗәләре буенча − Идел буе төбәгендә беренчеләр рәтендә.
Бу хакта бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агантлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан таможнясы җитәкчесе Альберт Мәүликов хәбәр итте һәм сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырды.
Сораштырылганнарның 96 проценты республика таможня хезмәтенең эшчәнлеген югары бәяләгән, 86 проценты исә таможнячылар эш тизлегеннән канәгать булуын белдергән. “Әлеге күрсәткечләр Татарстан таможня хезмәтен Идел буе төбәгендә таможня хезмәтләре арасында лидерлар рәтенә кертә. 2014 елда Татарстан таможнясының һәрбер хезмәткәре федераль казнага 32,5 миллион сум күләмендә акча китергән. Аерым алганда, 2014 елда Татарстан таможня хезмәте тарафыннан федераль казнага 18,8 миллиард сум күләмендә акча килгән”, - диде ул.
Матбугат конференциясе ахырында, Альберт Мәүликов ведомство белән актив хезмәттәшлек иткән матбугат чараларын билгеп, Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы да бар.
Сүз уңаеннан, 26 гыйнвар көнне таможня хезмәткәрләре халыкара киңлектә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз