news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан таможнясы товар әйләнешенең 14 процентка артуын ачыклаган

Импорт 4 процентка арткан, экспорт 19,7 процентка кимегән.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан таможнясы товар әйләнеше 14 процентка артуын теркәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабнетында брифингта Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүлеков сөйләде.

Таможня эшчәнлегендә тышкы икътисади әйләнеш 4 миллиард 137 миллион 479 мең АКШ доллары тәшкил итә. Алдагы ел белән чагыштырганда, товар әйләнеше 14 процентка арткан.

Күчерелгән йөк күләме 4 млн 208 мең тонна тәшкил иткән. Шул исәптән, импорт 454 мең тонна, экспорт 3 млн 753 мең тоннадан гыйбарәт. Импорт 4 процентка арткан, экспорт 19,7 процентка кимегән.

Татарстан таможнясы хезмәткәрләре товарларга 64 036 декларация чыгарган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100