news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан таможнясы Казахстанга 244 миллион сум акча чыгарган дүрт кешене ачыклаган

Алар, ялган документлар кулланып, Россиядә һәм Казахстанда теркәлгән унбиш ялган оешма аркылы чит ил контрагентларына Россия валютасы чыгарган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елның июлендә Татарстан таможнясы Казахстанга, ялган документлар кулланып, 244 миллион сум акча чыгарган дүрт кешедән торган төркемне ачыклаган.

«Җинаять эше Казанда яшәүче хатын-кызга һәм Ижауда яшәүче өч кешегә кузгатылды. Алар Россиядә һәм Казахстанда теркәлгән унбиш ялган оешма аркылы чит ил контрагентларына 244 миллион сум күләмендә Россия валютасы чыгарган. Бу аеруча зур күләмле акча булып исәпләнә», — диде диде Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Ижауда туган кешегә юридик зат буларак теркәлү өчен документларны законсыз файдалану факты буенча да җинаять эше кузгатылган. Марат Гәрәев сүзләренчә, хәзерге вакытта тикшерү дәвам итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100