news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан таможнясы карамагындагы Казан почта таможня посты Үзәк таможняга күчте

2021 елда Казан почта таможня посты 4,6 мең посылкада тыелган товар булуын ачыкланган.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Бүгеннән Татарстан таможнясына буйсынган Казан почта таможня посты Үзәк таможня почтасы карамагына күчте.

«2022 елның 1 февраленнән Татарстан таможнясына буйсынган Казан почта таможня посты Үзәк таможня почтасы карамагына күчте. Илдә барлыгы 13 почта таможня посты үзәкләштерелде», — диде Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

2021 елда Татарстанда почта аша 19 миллионнан артык халыкара посылка узган. Таможня контроле барышында алар арасында 4,6 мең тыелган товар булуы ачыкланган. Тоткарланган әйберләрнең күбесе тиешле сертификатларсыз һәм контрафакт товарлар, махсус техник чаралар, балык тоту ятьмәләре, сугыш кораллары булган.

Марат Гәрәев сүзләренчә, таможня хезмәткәрләре шикле посылкаларны гына тикшерә. Тикшерелгән очракларның җитмеш процентында тыелган продукция ачыкланган. Аныңча, бу нәтиҗәле күрсәткеч икән.

news_right_1
news_right_2
news_bot