news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан таможнясы җитәкчесе: Чит илләр белән товар әйләнеше күләме сизелерлек артты

Идел буе федераль округының чит илләр белән үзара товар әйләнешенең өчтән бере чамасы өлешен Татарстан тәэмин иткән

Татарстан таможнясы җитәкчесе: Чит илләр белән товар әйләнеше күләме сизелерлек артты
https://tatarstan.ru/

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан таможнясы җитәкчесе Марат Гәрәев 2021 елда Татарстанның чит илләр белән үзара товар әйләнеше күләме сизелерлек артуын белдерде.

«Татарстанда теркәлгән оешмаларның чит илләр белән товар әйләнеше 2021 елның гыйнвар-ноябрь айларында 16 млрд доллардан артты. Экспорт — 11 млрд долларга якын, импорт — 5 млрд доллардан артыграк. 2020 елда товар әйләнеше 12,4 млрд доллар булган. Күреп торасыз — чит илләр белән товар әйләнеше күләме узган елда сизелерлек артты», — диде Марат Гәрәев ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Идел буе федераль округының чит илләр белән товар әйләнешенә игътибар итсәк, аның 29 процентын Татарстан тәэмин иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot