news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан таможнясы башлыгының хокук саклау эшчәнлеге буенча урынбасары итеп Илдар Сәедов билгеләнгән

Татарстан таможнясы башлыгының хокук саклау эшчәнлеге буенча урынбасары итеп Илдар Сәедов билгеләнгән

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Федераль таможня хезмәте карары нигезендә, Татарстан таможнясы башлыгының хокук саклау эшчәнлеге буенча урынбасары итеп Илдар Сәедов билгеләнгән. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илдар Сәедов 1969 елның 12 июлендә туган. Таможня хезмәтенә Россия Кораллы көчләреннән 1995 елда килгән. Ул хезмәт эшчәнлеген Чаллы таможнясының таможня тикшерүләре бүлекчәсендә оператив хезмәткәр буларак башлаган. 2001 елда Россия таможня академиясен тәмамлагач, чаллы таможня посты башлыгының икътисад буенча урынбасары итеп билгеләнгән. 2004 елда пост башлыгы вазифасына расланган.

Яшь җитәкче яңа урында үзенең төп бурычы дип тышкы сәүдә өлкәсендә таможня җинаятьләренә чик кую буенча эшне активлаштыруны күрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot