news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан таможнясы 9 айда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

25 октябрьдә Россия таможнячылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк

(Казан, 22 октябрь, “Татар–информ”). 25 октябрьдә Россия таможнячылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Кичә Татарстан таможнясы 9 айда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Агымдагы елның гыйнвар–сентябрь айларында 965 тауар җибәрүче/кабул итүче экспорт–импорт операцияләре башкарган. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, аларның саны 15 процентка диярлек кимегән.
Төп тауар җибәрүчеләр түбәндәгеләр: “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “КАМАЗ” тышкы сәүдә компаниясе” ЯАҖ, “Казаноргсинтез” ААҖ, “ТАИФ–НК” ААҖ, “КАМА” сәүдә йорты” ҖЧҖ. Төп тауар кабул итүчеләр: “Нефтегазинжиринг” ААҖ, “Соллерс–Алабуга” ҖЧҖ, “КАМАЗ” ААҖ, “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ, “Татарстан авиакомпаниясе” ААҖ, “Казан вертолет заводы” ААҖ, “Северстальавто–Изусу” ЯАҖ.
Татарстан таможнясының эшчәнлек зонасындагы тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучыларның тышкы сәүдә әйләнеше 42 процентка кимегән һәм 2 656,29 миллион АКШ доллары тәшкил иткән, дип хәбәр итә Татарстан таможнясының матбугат хезмәте.
Тышкы икътисади эшчәнлекнең кимүенә дә карамастан, таможнячыларның эше кимемәгән: яңа мәгълүмати технологияләр кертү һәм администраторлык эшенең сыйфатына зур игътибар бирелә. 9 ай эчендә 30 277 йөк таможня декларациясе рәсмиләштерелгән (15 процентка азрак). Йөк таможня декларацияләренең 99 проценты бер көн эчендә рәсмиләштерелгән. Йөк таможня декларацияләренең 30 процентка якыны электрон форманы кулланып башкарылган, бу күрсәткеч 77 процентка арткан. Татарстан таможнячылары федераль бюджетка 6 миллиард 32 миллион сум акча юнәлткән.
Таможнячылар тарафыннан валюта законнарын бозуның 241 очрагы ачыкланган. Таможняда пост–контрольгә зур игътибар бирелә: 118 инспекция чарасы казнага өстәмә рәвештә 11 миллион сум акча китергән. Интеллектуаль милекне яклау эше һаман да өстенлекле булып кала. 9 ай эчендә таможнячылар 27 тапкыр тауар чыгаруны туктаткан, 200 берәмлеккә якын тауар контрафакт дип табылган.
Татарстан таможнясының җаваплылык зонасында ике үткәрү пункты бар: “Казан” һәм “Бигеш” Халыкара аэропортлары. 9 ай эчендә алар аша 161 650 пассажир узган (узган ел пассажирлар саны азрак булган – 150 538).
Таможня эшчәнлегенең мөһим юнәлешләреннән берсе – хокук саклау. Гыйнвар–сентябрь айларында административ хокук бозулар турында 786 эш (узган ел – 620) һәм 38 җинаять эше (узган ел – 39) кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100