Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан таможнячылары һәм хокукка ия булучылар ялган әйберләргә каршы бергәләп көрәшә
Татарстан таможнячылары һәм хокукка ия булучылар ялган әйберләргә каршы бергәләп көрәшә
(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”). Татарстан таможнячылары һәм "Carlo Pazolini" тауар билгесе хуҗасының уртак тырышлыгы белән Казанның ваклап сату челтәреннән контрафактның чираттагы партиясе (бу юлы – ир-ат аяк киемнәре) алынды, дип хәбәр итә TKS.RU таможня сайты.
Барысы да Россия территориясендә хокук тәртибен саклау эше йөкләнгән “Карло Пазолини Италия С.р.л.” компаниясе (Италия) тулы вәкаләтле вәкиленең Татарстан таможнясына аларның тауар билгесен законсыз төстә ачыклавы турындагы белдерүеннән башланып китте.
Әлеге фактны раслау өчен Татарстан таможнячылары махсус ревизия үткәрде. Татарстан таможнясының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, таможня инспекциясе һәм контрабанданың аеруча куркыныч төрләре белән көрәш бүлекләре хезмәткәрләре башкалабызның иң эре аяк киеме үзәкләренең берсендә сәүдә залы һәм складларны тикшерү барышында контрафактка юлыга. Сәүдә үзәгендә аларның игътибарын "Carlo Pozalini", "Carlo Prozalini", "Cario Pozalilne" маркалы ир-ат аяк киемнәре җәлеп итә. Аларның барысы да "Carlo Pazolini" фирмасы чыгарган аяк киемнәренә охшатып тегелгәнлеге ачыклана.
Тауарны эшләү, маркалау һәм төрү алымнарын визуаль бәяләүгә нигезләнгән гариза бирүченең экспертлары бәяләмәсе буенча, әлеге аяк киемнәре Кытайда җитештерелгән дип табыла. “Италиядә тегелгән” 96 пар ялган аяк киеме кибеттән алына һәм вакытлыча саклау складына озатыла. Аларның киләчәк язмышы шунда хәл ителәчәк. Кибет хуҗасына карата РФ административ хокук бозулар Кодексының 14.10. маддәсе нигезендә (“Тауар билгесен законсыз төстә куллану”) административ эш кузгатыла.
“Без Татарстанда сатылучы ялган продукцияне ачыклау максатыннан, алга таба да оешмалар һәм эшкуарлар эшчәнлеген тикшерергә ниятлибез”, - диде ревизия комиссиясе җитәкчесе, Татарстан таможнясының таможня инспекциясе башлыгы урынбасары Марат Хәмитов. Моның өчен ул хокукка ия булучыларны үз тауар билгеләрен саклауда тагын да активрак позициядә торырга чакырды. “Без уртак тырышлык белән кулланучыларны ялган тауар җитештерүчеләр “тозагына” эләгүдән һәм кайвакыт кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырырга сәләтле түбән сыйфатлы һәм түбән куллану үзлекләренә ия тауарлардан саклый алачакбыз”, - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз