Татарстан таможня башлыгы Казанда гражданнарны кабул итә
Чара 9 сентябрь көнне ТРда РФ Президенты кабул итү бүлмәсендә уздырыла
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). 9 сентябрь көнне Татарстан таможня башлыгы Альберт Мәүликов гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 10.00 нан 12.00гә кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 йорт адресы буенча урнашкан ТРда РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә уздырыла.
Кабул итүгә (843) 221-80-36 телефоны аша язылырга була, дип хәбәр итә ТР буенча Баш Федераль инспектор матбугат хезмәте.