news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табигате энциклопедиясенә кимендә 5 мең тираж кирәк – галимнәр

Казанда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Татарстан табигатенә багышланган яңа үзенчәлекле фәнни белешмә хезмәте тәкъдим ителде.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). “Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары” энциклопедиясе дөнья күрде. Иллюстрацияләнгән фәнни-популяр белешмә хезмәт Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан төзелгән. Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә яңа энциклопедияне киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.

Институт директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, әлеге энциклопедия – республиканың табигать үзенчәлекләре турында беренче комплекслы хезмәт. Аның Татарстанда һәм Россиядә игълан ителгән Экология елында дөнья күрүе аеруча әһәмияткә ия.

Энциклопедиядә география, геология, биология, экология һәм башка өлкәләргә кагылышлы мәгълүматлар бер системага салынып, иллюстрацияләр белән кыска гына мәкаләләр рәвешендә тупланган. Анда Татарстанның табигате һәм табигать объектлары – җир һәм җир асты байлыклары, файдалы казылмалар, физик-географик районнар, ландшафтлар, елгалар, күлләр, сусаклагычлары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы, климат, табигать күренешләре, табигатьтән файдалану һәм табигатьне саклау турында мәгълүматлар алырга була.

“Иң мөһиме – бу энциклопедия кайда кем булып кына эшләмәсеннәр, нәрсә белән генә шөгыльләнмәсеннәр, бөтен кеше өчен дә кызыклы. Андагы мәгълүматлар мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, төрле тармак белгечләренә, хәтта безнең төбәк белән кызыксынган эшкуарларга да файдалы. Татарстан халкы, бигрәк тә яшь буын үзенең яшәгән төбәге, җире турында белергә тиеш. Татарстан табигате бик бай. Бу белемнәр табигатьне сакларга этәрә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли”, – дип ассызыклады Искәндәр Гыйләҗев.

Энциклопедияне төзүдә КФУ, Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты, Идел-Кама биосфера тыюлыгы, ТФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты галимнәре, һәм башкалар катнашкан. Авторлык коллективы 87 галимне берләштерә. Фәнни хезмәттә барлыгы 1975 мәкалә урын алган.

“Әмма тираж нибары 500 данәне тәшкил итә. Татарстан табигатенә багышланган энциклопедия һәр мәктәптә, һәр китапханәдә, дәүләт һәм фән учреждениеләрендә булырга тиеш. Кимендә тираж 5 000 булса яхшы. Хөкүмәтебез шуңа мөмкинлекләр табар дип өметләнәбез”, – дип белдерде Искәндәр Гыйләҗев. Галимнәр бүген бу уңайдан өстәмә тираж мәсьәләсе буенча республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына да мөрәҗәгать итте.

Әйтергә кирәк, шулай итеп, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты 2017 елда барлыгы инде биш фәнни хезмәт тәкъдим итте. Алар арасында – “Казахстан татарлары”, “Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары”, “Россия Федерациясендә татарлар күмәкләп яшәгән төбәкләр”, “Татарстанның дәүләт һәм муниципаль символлары” энциклопедияләре.

“Безнең институт бер генә юнәлештә эшли  – "Татар энциклопедиясе"н генә төзи дип уйларга кирәкми. Бер юлы төрле юнәлештә фәнни-тикшеренү хезмәтләре дөнья күреп килә. Киләчәктә тармак энциклопедияләрен дәвам итү теләге зур. Татарстан мәдәниятенә һәм сәнгатенә, вакытлы матбугатка, спорт һәм башка күп кенә тармакларга багышланган энциклопедияләр төзергә кирәк дип саныйбыз. Татарстан халыклары, Казанда яшәүче халыклар турында да энциклопедияләр кызыклы булыр иде”, – диде Искәндәр Гыйләҗев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100