news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табигате энциклопедиясе өчен галимнәр 5 үзенчәлекле карта төзегән

Табигатькә багышланган яңа һәм беренче энциклопедиягә иллюстрацияләрне рәссамнар махсус ясаган.

(Казан, 15 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). “Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары” энциклопедиясе иллюстрацияләргә бай. “Ул кирәкле мәгълүматны тиз генә табып уку һәм күзаллау өчен уңайлы итеп эшләнгән, материаллар берничә бүлектә һәм алфавит тәртибендә бирелгән, – дип белдерде яңа хезмәтнең редколлегия әгъзасы Лариса Айнетдинова. Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан төзелгән фәнни басманы бүген Казанда ТР Фәннәр академиясендә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр.

Татарстан табигатенә багышланган энциклопедиядә 1975 мәкалә урын алган. Алар 7 төп бүлеккә тупланган – геология һәм җир асты байлыклары (178 мәкалә), физик-географик районнар, ландшафтлар, табигать комплекслары (136 мәкалә), елга, күлләр һәм сусаклагычлар (530 мәкалә), хайваннар дөньясы, фауна (518 мәкалә), үсемлек дөньясы, флора (512 мәкалә), экология, табигатьтән файдалану, табигатьне саклау (61 мәкалә).

Мәкаләләрнең күпчелеге фотосурәтләр һәм рәсемнәр белән тулыландырылган. Үсемлек һәм хайваннар дөньясын тасвирлаучы рәсемнәрнең бер өлешен рәссам Виталий Булатов махсус ясаган.

Тарих фәннәре кандидаты Лариса Айнетдинова сөйләгәнчә, энциклопедиядә барлыгы 928 иллюстрация, шул исәптән, институт галимнәре төзегән үзенчәлекле 5 карта (геологик, туфрак, физик, атмосфера явым-төшемнәре), 22 таблица, 10 схема китерелә. “Бу – Татарстан табигате үзенчәлекләре турында сөйләүче беренче энциклопедия. Ул табигатебезнең бүгенге хәле, аны сакламасак нәрсә югалтачагыбызны аңларга ярдәм итә”, – дип ассызыклады Институтның Төбәкне өйрәнү һәм социаль-мәдәни тикшеренүләр бүлеге мөдире.

Мәгълүм булганча, энциклопедияне төзүдә КФУ, Руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институты, Идел-Кама биосфера тыюлыгы, ТФА Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты һәм башкалар катнашкан. Авторлык коллективы 87 галимне берләштерә. Җаваплы мөхәррире – институтның өлкән фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәрит Борһанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100