Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан табибы, вакытыннан алда эштән китү сәбәпле, министрлыкка 730 мең сум кайтарган
Татарстанның Спас районында яшәүче хатын-кыз, төзелгән килешү шартларын үтәмичә, Сәламәтлек саклау министрлыгына 730 мең сум акча кайтарган. Бу хакта Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Элегрәк хатын-кыз медицина учреждениесендә килешү нигезендә эшләгән, ләкин гаилә хәле буенча вакытыннан алда эштән киткән. Килешү нигезендә, ул билгеле бер срокны эшләргә, юкса алынган компенсациянең бер өлешен кире кайтарырга тиеш булган.
Сәламәтлек саклау министрлыгы акчаны кире кайтаруны таләп иткән һәм суд приставлары башкарма кәгазь алган. Акчаны мәҗбүри түләттермәсеннәр өчен, ул бөтен сумманы үз теләге белән биргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз