Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан табибы Сочида ял иткәндә суга батучы туристны коткарган
«Бу минем өчен гадәти эш», — ди табиб Руслан Каштымов.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Түбән Камада ашыгыч медицина ярдәме станциясе фельдшеры Руслан Каштымов Сочида суга батучы туристны коткарган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Август башында Руслан Каштымов гаиләсе белән Сочида ял итә. Пляжда гадәттән тыш хәл була. Ял итүчеләр ир-атның диңгездә батуын күреп, аны судан чыгара, әмма кеше сулыш алмый инде. Шул тирәдә генә Руслан Каштымов та була. Ул ашыгыч ярдәм килгәнче зыян күрүчегә реанимация чараларын үткәрә. Шуннан ир аңына килә.
Руслан Каштымов үзен герой дп санамый. «Бу минем өчен гадәти эш. Мин читтә кала алмадым. Бу ир-атка бәхет елмайды, дип уйлыйм, чөнки барысы да фаҗига белән тәмамланырга мөмкин иде бит. Зыян күрүче үз аңына килгәч, мин аны ашыгыч ярдәм бригадаларын көтәргә үгетләдем. Шуннан соң без аның белән бүтән күрешмәдек. Аның барысы да әйбәттер», — ди табиб.
Руслан Каштымов медицина өлкәсендә 13 ел эшли. Түбән Кама хастаханәсе хезмәткәрләре аны һөнәри осталыгы өчен югары бәяли, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз