Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан табибы мәктәп укучысының туклану тәртибе турында киңәшләр бирде
Мамадыш хастаханәсе педиатры Рушания Шәфикова мәктәп яшендәге балаларның дөрес туклану кагыйдәләрен искә төшерә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Укучы рационында сөт, ит, балык ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, үсемлек майлары булырга тиеш. Менюны төрләндерегез, бала бертөрлелектән туймасын.
Организмда физиологик процесслар баруның ритмын исәпкә алып, төгәл туклану режимы, ягъни билгеле бер сәгатьләрдә туклану ризыкны тулысынча үзләштерергә һәм ашказаны-эчәклек тракты авыруларын булдырмаска ярдәм итә..
Укучы рационының адекват энергетик кыйммәте баланың энергия чыгымнарын тулысынча компенсацияләргә тиеш. 7-11 яшьлек балалар өчен - 2500 ккал, 14-17 яшьлек балалар өчен - көнгә 3000 ккал.
Көн саен тулы иртәнге аш булырга тиеш, анда ярма ризыклары, эремчек, йомырка һәм кайнар чәй бар. Иртәне бер стакан кайнар су белән башлау (ким дигәндә 40 0 С) киңәш ителә.
Туклану культурасына балачактан ук өйрәтергә кирәк, ди табиб.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз