Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан табибы Бурятиядә уникаль операция ясаган
62 яшьлек пациентның бот сөягенең зарарланган өлешен алмаштырганнар.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республика онкология диспансерында эшләүче табиб-онколог Илдар Сафин Бурятия Республикасы башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә уникаль операция ясаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Онкология диспансерында саркома төркеменең җитәкчесе, КДМА травматология һәм хирургия кафедрасы доценты Илдар Сафин бу операцияне башка белгечләр белән бергәләп ясаган.
62 яшьлек пациентка углерод имплантаты куелды, аның белән бот сөягенең зарарланган өлеше алмаштырылды, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз