news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары хатын-кызның бөтен корсак куышлыгына җәелеп үскән ике шешне алган

Сигал исемендәге Республика онкология диспансеры хирурглары 66 яшьлек хатын-кыздан берьюлы ике шеш алган. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр иткән.

Табиблар авыру хатын-кызның сул як бөерендә – 16 сантиметрлы, уң як күкәйлегендә – 15 сантиметрлы шеш тапкан. Шешләр аның бөтен корсак куышлыгын һәм оча өлешенә җәелеп үскән. Хатын-кызны урология бүлегенә китергәннәр. Икенче көнне табиблар аңа бик катлаулы операция ясаган. Ул 3,5 сәгать чамасы дәвам иткән. Хирурглар авыру хатын-кызның шештән зыян күргән сул як бөерен, күкәйлекләре белән аналыгын да алган.

Хатын-кыз үзен яхшы хис итә, ул өенә кайтарылган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot