news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары хәрбинең аягын антибиотиклы уникаль штифт ярдәмендә саклап калган

Татарстан Республика клиник хастаханәсе табиблары махсус операциядәге хәрбинең аягын саклап калган. Алар зур балтыр сөягенә штифт куйган. Штифтны КФУ һәм Казан дәүләт медицина университеты әзерләгән. Россиядә мондый эшләнмәнең аналоглары юк.

Хәрбинең аягы сөяк эчендәге инфекция аркасында төзәлә алмаган – ул ел ярым дәвамында Илизаров аппараты белән йөргән.

Штифт титаннан ясалган. Аны Санкт-Петербургта 3D-принтерда бастырганнар. Эшләнмәнең эченә сөяк цементы белән бергә антибиотик салганнар, бу даруга тирәнрәк үтеп керергә һәм пациентның терелүен тизләтергә мөмкинлек биргән.

«Штифтның рәшәткәле структурасы антибиотикларны инфекция үзәгенә илтеп җиткереп кенә калмый. Стандарт аналоглардан аермалы буларак, рәшәткәле микроструктуралы штифт даруның сөяк мие каналында интенсиврак һәм озаграк калуын тәэмин итә. Бу дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыра һәм рецидивлар куркынычын киметә, инфекцияне азрак вакыт дәвамында туктатырга мөмкинлек бирә», - дип сөйләде Республика клиник хастаханәсенең 1нче номерлы травматология бүлеге травматолог-оропеды Рәшит Шәфигулин.

Бүген хәрбине хастаханәдән чыгарганнар. Ул әлегә култык таягына таянып йөри. Өч айдан штифтны алырга планлаштыралар.

news_right_1
news_right_2
news_bot