news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары хаҗ вакытында Мәккәгә хаҗ кылучылардан 3 мең мөрәҗәгать алган

Татарстан табиблары хаҗ вакытында Мәккәгә хаҗ кылучылардан 3 мең мөрәҗәгать алган
Фото: РКБ матбугат хезмәте

Күптән түгел Татарстан табиблары хаҗдан кайтты. Хаҗ вакытында табиблар өч меңнән артык хаҗига ярдәм күрсәткән.

Ел саен медицина белгечләре Татарстаннан хаҗга баручыларны озата бара. Быел 1800 хаҗи сәламәтлеген төрле профильдәге 20 табиб күзәткән.

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, клиникадан делегацияне анестезиолог-реаниматологлар Мөхәммәд Әхмәт Әл-Шалх һәм Гөлназ Нотфуллина, шулай ук 1 нче хирургия бүлеге хирургы Тохиржон Искәндәр улы озата барган.

news_right_1
news_right_2
news_bot