Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан табиблары соңгы тәүлектә коронавирусның 39 яңа очрагын ачыклаган
Республикада коронавирус диагнозы куелган 1,1 мең кеше дәвалана.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Татарстан хастаханәләрендә 39 пациентка коронавирус диагнозы куелган, читтән килгән очраклар юк. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«13 пациент хастаханәдә, 26 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.
Иң күп авыручылар 30-50 яшь категориясендә — 14 кеше. Авыручыларның иң күбе Казанда — 31 пациент. Коронавирус очраклары буенча икенче урында Аксубай районы — анда өч кеше авырый. Чаллыда коронавирусның ике очрагын ачыклаганнар.
Пандемия башланганнан бирле Татарстанда 4040 кеше коронавирус йоктырган, аларның 2874е терелгән, шул исәптән узган тәүлектә — 39 кеше. 1154 кеше әле дә дәвалана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз