news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары Сәламәтлек саклау министрлыгы флагын Эльбруска алып менгән

Татарстан табиблары Сәламәтлек саклау министрлыгы флагын Эльбруска алып менгән
Фото: Альмир Абашевның МАКС каналы

Татарстан табиблары Эльбрус тавына күтәрелгән. Алар Россия һәм Европаның иң биек ноктасына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы байрагын алып менгән. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев МАКС каналында хәбәр итте.

Альпинистлар төркеме составында тауга Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Роман Джумабаев, хастаханә рентген-хирургы Илнур Гафаров һәм Республика клиник хастаханәсенең рентген-хирургы Динар Гаязов күтәрелгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы байрагыннан тыш, табиблар Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе байрагын да югарыга күтәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot