Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан табиблары Мәскәүдә академик Ренат Акчуринны искә алды

Бүген Мәскәүгә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Табиблар клубы утырышына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин һәм республиканың әйдәп баручы хастаханәләренең баш табиблары килде.
Алар узган елның октябрендә вафат булган Россия Фәннәр академиясе академигы, танылган кардиохирург Ренат Акчурин каберенә барды. Акчурин Табиблар клубын 2011 елда оештырылганнан бирле җитәкләде. Хәзер клубны Россия Фәннәр академиясе академигы, Н.А.Семашко исемендәге җәмәгать сәламәтлеге фәнни-тикшеренү милли институтының фәнни җитәкчесе Рамил Хәбриев җитәкли.

Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте
Истәлекле чарада Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Ренат Акчуринаның хатыны Наталья Павловна һәм улы Максим Ренатович катнашты.
Татарстан табиблары башкалада Ренат Акчурин эшләгән академик Е.И.Чазов исемендәге кардиология медицина тикшеренү милли үзәгендә, Н.И.Пирогов исемендәге 1нче шәһәр клиник хастаханәсендә, И.М.Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү университетында булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз