news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары Мари Элдан бер баланың колагына уникаль операция ясаган

Чигә сөяге шул дәрәҗәдә зарарланган ки, кичекмәстән операция ясалмаса, бөтенләй чукырак калу гына түгел, баш миенә дә зыян килү ихтималы зур булган.

Татарстан табиблары Мари Элдан бер баланың колагына уникаль операция ясаган
Республика балалар клиник хастаханәсе матбугат хезмәте

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары Мари Элдан бер баланың колагына уникаль операция ясаган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Баланы ашыгыч рәвештә Мари Элдан хроник үлекле отит һәм кискен лабиринтит диагнозы белән китергәннәр. Татарстан табиблары җентекләп тикшереп, чигә сөягенә зур зыян килгәнен ачыклаган. «Чигә сөягенең анатомик төзелеше катлаулы, бу очракта гәүдәне тотып тору өчен җаваплы вестибуляр функция генә түгел, эчке колакның ишетү функциясе дә югалган. Минем практикада бу нибары икенче очрак. Чигә сөяге шул дәрәҗәдә зарарланганда, кичекмәстән операция ясалмаса, бөтенләй чукырак калу гына түгел, баш миенә дә зыян килү ихтимал», — дигән табиб-оториноларинголог Ирина Андреева.

Операция 3,5 сәгать дәвам иткән. Бала хәзер үзен яхшы хис итә.  

Лабиринтит — шактый сирәк өзлегү. Баш әйләнү, косу, күңел болгану, гәүдәне тотып тору сәләте югалу, хәрәкәт какшау, күз алмалары йөгерү, ишетү начараю хас. Лабиринтит урта колак ялкынсыну аркасында килеп чыга. 

news_right_1
news_right_2
news_bot