news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табиблары һәм сәясәтчеләре ДРКБ пациентларын Балаларны яклау көне белән котлады

Балалар өчен концерт һәм конкурслар оештырылды.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Татарстан табиблары һәм сәясәтчеләре Республика балалар клиник хастаханәсе пациентларын Балаларны яклау бәйрәме белән котладылар.

“Мин барыгызны да Балаларны яклау көне белән котлыйм. Сез шундый искиткеч һәм нәниләр. Сезнең елмаюыгыз һәм яхшы кәефегез, ниһаять, һава шартларын да үзгәртер, дип өметләнәм. Бәйрәм белән сезне, кадерлеләр!” - дип сәламләде балаларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

“Сез - иң яхшы балалар хастаханәсе! Сәламәтлегегезне саклагыз! Балалар ихтыяҗы беренче чиратта. Әйдәгез, сәламәтлекне саклыйк, шул вакытта без бәхетле булачакбыз”, - диде Казан шәһәре Думасы депутаты, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев.

Республика табиблары һәм сәясәтчеләре балалар өчен концерт, эстафета һәм конкурслар оештырдылар. Чарада “Созвездие – Йолдызлык” фестивале җиңүчеләре дә җырладылар һәм биеделәр. Хастаханә хезмәткәрләре ата-аналар һәм табиблар өчен “Тормыш дәвам итә” дип аталган фотокүргәзмә оештырганар.

Концерттан соң кунаклар балаларга бүләкләр тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100