Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан табиблары күзенә уенчык вертолет бәрелгән балага операция ясаган
Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары уенчык вертолет белән уйнаганда күзе җәрәхәтләнгән кечкенә пациентка операция ясаган. Бу хакта үзенең МАКС каналында ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итә.
Бала уенчыкны эшләтеп җибәргән, ләкин ул көтмәгәндә траекториясен үзгәрткән, кире якка очып, аның күзенә тигән. Баланың әти-әнисе шунда ук якындагы медицина үзәгенә мөрәҗәгать иткән, анда баланы ашыгыч госпитализацияләү карары кабул ителгән. Бала ашыгыч ярдәм бригадасы тарафыннан Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән.
Пациентка офтальмология бүлеге мөдире Фәрит Гыйльманов операция ясаган. Белгеч мөгезкатлауга һәм күзнең тышчаларына күпсанлы җөйләр салган. Хәзерге вакытта бала өенә чыгарылган, амбулатор күзәтү астында тора, өч айдан җөйләрне алу планлаштырылган.
«Җәйге чорда актив ял итү, юл-транспорт һәлакәтләре һәм башка сәбәпләр белән бәйле балалар җәрәхәтләре саны арта. Бу вакытта без ата-аналарны балалар ялы куркынычсызлыгына аеруча игътибарлы булырга чакырабыз», - дип искәртә Альмир Абашев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз