news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары Израильдә укып кайтты

Республика клиник хастаханәсе, Бөгелмә, Алабуга, Яңа Чишмә, Чистай һәм Казанның 5-нче хастаханәсе җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары Израиль дәү

(Казан, 4 май, “Татар-информ”). Республика клиник хастаханәсе, Бөгелмә, Алабуга, Яңа Чишмә, Чистай һәм Казанның 5-нче хастаханәсе җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары, Татарстан Хөкүмәте гранты кысаларында, Израиль дәүләтенең алдынгы клиникаларында стажировка уздылар.
Табиблар Тель-Авив шәһәрендәге Ассута шәхси госпиталенең диагностика һәм диспетчер үзәкләрендә, И.Рабин исемендәге дәүләт госпиталендә, Хайфа шәһәрендәге Кармэль клиникасында булдылар, гомумпрактика табиблары эше белән таныштылар.
Татарстан вәкилләре шәхси госпитальнең эшләү, дәүләт тарафыннан җайга салу, Израильнең сәламәтлек саклау өлкәсен финанслау, госпитальне булдыру, хастаханә бюджеты һәм медицина хезмәтләре маркетингы принципларын өйрәнде. Яклар алга таба да Израиль клиникаларында белгечләрне укыту юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында килеште, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайты.

news_right_1
news_right_2
news_bot