Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан табиблары Израильдә стажировка узачак
Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов 22-28 августта Израильдә стажировка узачак бер төркем табиблар белән очрашты
(Казан, 17 август, “Татар-информ”). Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов 22-28 августта Израильдә стажировка узачак бер төркем табиблар белән очрашты. Бу төркемгә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре, акушерлык һәм гинекология хезмәте баш табиблары, акушерлык һәм гинекология бүлекләре җитәкчеләре, табиб-неанатологлар һәм реаниматологлар - барлыгы 15 белгеч керә. Табиблар төркемен сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева җитәкли.
Израильдә табиблар квалификациясен күтәрәчәк, “Хадасса” университеты клиникасы, хатын-кызлар хастаханәсе, шәхси һәм дәүләт медицина үзәкләре, “Шнайдер” балалар хастаханәсе, ЭКО, акушерлык, гинекология, бала тудыру бүлекләре, Тель-Авив һәм Иерусалим шәһәрләрендәге генетик лабораторияләр белән танышачак. Программаны әзерләү эше белән Казандагы югары медицина технологияләренә өйрәтү Үзәге шөгыльләнә. Сәфәрнең иганәчесе – “Ак Барс-мед” иминият компаниясе.
«Мин, хирург булганда, чит илдә стажировка үткән идем. Бу минем эшемә карашымны бик нык үзгәртте. Сезнең күзегез дә күп нәрсәгә ачылачак дип уйлыйм. Без үз алдыбызга яңа туган балалар, аналар үлеме очракларын, яшь аналарның бала табу йортларында яту вакытын киметү максатын куябыз. Моның өчен заман таләпләренә җавап бирергә, эшкә якын килүне үзгәртергә кирәк”, - диде министр.
Айрат Фәррахов табибларга кайтканнан соң тәэсирләр белән уртаклашып алырга, Израильдәге тәҗрибәне бездә дә куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз