Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан табиблары ир-атның күз чокырын кабыргасы өлешеннән яңадан ясаган
Татарстанда Республика клиник хастаханәсе табиблары ир-атның җәрәхәтләнгән күз чокырын яңадан ясаган. Моның өчен белгечләр пациентның кабырга кимерчәген кулланган. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итте.
Декабрь башында Тәтеш районында яшәүче 30 яшьлек ир-атның күзе җәрәхәтләнгән. Күз кабагы тулысынча ачылмый башлаган.
Табиблар пациентның күз чокыры төбе сынуын ачыклаган. Ир-атны Республика клиник хастаханәсенә җибәргәннәр. Клиника белгечләре компьютер томографиясе һәм 3Д-принтер ярдәмендә ир-атның баш сөягенең сынган өлешен модельләштергән һәм реконструкция өчен материал сайлаган.
Фото: Татарстан Республика клиник хастаханәсе
Микрохирурглар ир-атның күкрәк читлегеннән кабырга кимерчәген кисеп алган. Шуннан соң бит-казналык хирурглары трансплантатны күз чокырына күчереп утырткан. Операция ике сәгать дәвам иткән һәм уңышлы узган. Пациентның күрү сәләте кайтарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз