news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары йөрәге туктаган сирәк авырулы егетне коткарып калган

Татарстан табиблары сирәк авырулы егетне йөрәге туктаганнан соң коткарып кала алган. Бу хакта Казанның җиденче шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

25 яшьлек егетне хатыны аңсыз хәлдә тапкан. Егет суламаган, пульсы туктаган. Ашыгыч ярдәм табиблары йөрәк карынчыкларының фибрилляциясен күреп алган. Алар икенче тапкырдан пациентның йөрәген «эшләтеп җибәргән» һәм аны хастаханәгә илткән.

Балтач Үзәк район хастаханәсендә табиблар егетнең хәлен тотрыкландыру өчен барысын да эшләгән. Аннан соң пациентны санавиация вертолеты белән аны Казанга Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергәннәр. Кабул итү-диагностика бүлегендә табиблар кардиограмма ясаган. Егеттә Бругада синдромы – сирәк очрый торган куркыныч йөрәк авыруы булуы ачыкланган.

Пациентның гомере өчен кардиореанимациядә өч атнага якын көрәшкәннәр. Белгечләр егетне аякка бастырган һәм яңадан сөйләшергә өйрәткән.

Пациентның хәле тотрыклылангач, кардиограмма да гадәти хәлгә кайткан. Бу, табиблар фикеренчә, Бругадага охшаган синдром турында сөйли. Егетнең күкрәгенә йөрәк ритмын контрольдә тота торган һәм кирәк булган очракта аны нормага китерә ала торган җайланма имплантацияләргә булганнар.

«Әлеге синдром сирәк очрый. Мондый очраклар кабатланмасын өчен, диспансеризация вакытында ЭКГ ясарга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк», – дип ассызыклады клиниканың баш табиб урынбасары Зөлфия Ким.

Пациент исә хастаханәгә эләгер алдыннан зур стресс кичерүе, начар йоклавы, тәмәке тартуы һәм энергетик эчемлекләр эчүе турында әйткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot