news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары инфекцияләргә каршы көрәштә бактериофаг препаратларын кулланачак

Бүген Казан дәүләт медицина университетында “Йогышлы инфекцияләр таралышының актуаль мәсьәләләре” темасына республика семинар-киңәшмәсе узды

(Казан, 26 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казан дәүләт медицина университетында “Йогышлы инфекцияләр таралышының актуаль мәсьәләләре” темасына республика семинар-киңәшмәсе узды. Чара Йогышлы авырулар табибы көненә багышланды. Киңәшмәдә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Казан дәүләт медицина академиясенең йогышлы авырулар кафедрасы мөдире медицина фәннәре докторы Илсөяр Хәертынова, Россиядә алдынгы медицина сәнәгате предприятиесе булып саналган “Микроген” оешмасының Өфедәге филиалы - бактериофаг препаратларын җитештерү цехы башлыгы, медицина фәннәре докторы профессор Наталья Ворошилова һәм башка белгечләр катнашты.
Алексей Созинов семинарны ачып җибәргәндә, республикада йогышлы авыруларны дәвалау хезмәтенең үсештә булуын әйтеп үтте. Бүгенге көндә Татарстанда йогышлы чирләргә каршы көрәш уңай нәтиҗә бирә. Ваба чире, корсак һәм тимгелле тиф, чәчәк, полиомиелит кебек йогышлы чирләр юк ителә. Илебездә бума ютәл, дифтерия белән авыручылар саны кими. ВИЧ инфекция таралышы буенча, Татарстан Россия субъектлары арасында 25 урынны, Идел буе федераль округында 6 урынны алып тора. Шул ук вакытта үпкә чире, бизгәк, кызылча, кызамык, эпидемик паротит, гепатит, җенси юл белән тарала торган инфекцияләр вакыты-вакыты белән үзләрен сиздерә. Хәзерге вакытта грипп эпидемиясе, кискен тын юллары, эчәк, хастаханә эчендәге инфекцияләр белән бәйле мәсьәләләр дә актуаль булып кала.
Наталья Ворошилова үз чиратында бактерияләргә каршы терапия мәсьәләләрен күтәрде. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2009 елда Аурупа Берлегенә кергән илләрдә бактерияләр чыгара торган инфекцияләрдән 25 мең кеше үлә. Россиядә дә сепсис нәтиҗәсендә үлүчеләр саны йөрәк авыруыннан үлүчеләр саныннан артып китә. Моның сәбәбе булып бүген бактерияләргә каршы көрәшә алган антибиотик препаратларның юклыгы, бактерияләргә каршы препаратларның яңа классын җитештерүдәге проблемалар тора. Хәзерге вакытта даруханәләрдә күп кенә антибиотиклар рецептсыз сатыла. Пациентлар даруларны табиблар белән киңәшләшмичә куллана. Нәтиҗәдә микробларның даруларга каршы тору сәләте арта. Белгечләр фикеренчә, бактерияләргә каршы бактериофаг дип аталган препаратларны куллану максатка ярашлы булыр иде. Россиядә андый препаратлар ХХ гасырның 40-нчы елларыннан ук кулланыла башлый. Бүгенге көндә илебездә кискен эчәк авырулары – бактериаль дизентерия, сальмонеллезлы энтероколит, корсак тифы кебек авыруларга каршы көрәш бүгенге заман медицинасы алдында торган зур бурычларның берсе. Соңгы елларда хастаханә эчендәге инфекцияләр белән йогышланучылар саны арта. Авыр хәлдә булган кешеләр һәм балалар арасында бу инфекцияләрдән үлем очраклары 30-60 процентка җитә. Соңгы вакытта Россия һәм БДБ илләрендә бактериофаг препаратларын антибиотик урынына кулланалар һәм бу терапия уңай нәтиҗәләр бирә. Яңа – энтеробактерияләргә каршы тора ала торган фаг препаратлары җитештерелә башлый. Наталья Ворошилова әйтеп үткәнчә, бактериофаг препаратлары кешене агуламый, башка дару препаратлары белән бергә кулланыла ала. Антибиотиклар кебек эчәктәге нормаль микрофлораны бетерми. Бактериофаглар инфекция чыганагына тиз вакыт эчендә җитеп, аны юк итә ала. Антибиотикларга исә моның өчен күбрәк вакыт кирәк.
Семинар кысаларында Россиянең эпидемиология һәм микробиология өлкәсендәге галимнәре, Татарстанның йогышлы авыруларны дәвалау белгечләре Татарстанда инфекцияләргә каршы алып барылган көрәш мәсьәләләрен күтәрде. Шулай ук инфекцияләрнең килеп чыгышы, диагностика, эпидемиология, клиника, патогенез, дәвалау һәм кисәтү өлкәсендәге фәнни ачышлар, төбәктә йогышлы чирләрнең таралышын булдырмауда медицина учреждениеләренең фәнни мөмкинлекләре турында да сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot